Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активистлары Apple-га милли телләр хәрефләрен өстәүне сорый


Apple Русия тел активистларының үтенечен тыңлады. iPhone-га милли телләрдә клавиатуралар өстәү таләбе уңышка ирешерме?

Июнь азагында iOS өчен (Apple җиһазларының операцион системы) кушымталар ясаучы Али Кужугет Калифорниянең Купертино шәһәрендә Apple-ның төймәсар (клавиатура) өчен җаваплы төркеме белән очрашты. Ул iPhone-га кирилл хәрефле төймәсарлар кушу тәкъдимен җиткерде. Бу хакта Али үзенең Телеграм каналында язып чыкты.

Үз тәкъдимен ул 80 битлек саллы презентация белән күрсәтте. Моннан тыш ул Русия халыклары вәкилләреннән 36 видеомөрәҗәгать тә алып килде. Бу мөрәҗәгатьләр шулай ук Телеграм каналда чыкты.

Кужугет үзе Тывадан. Новосибирски дәүләт университеты мехматын тәмамлаган. Русия халыклары телләре өчен дистәләгән дигитал проект авторы.

— Ана телен таләп итү – талымлык билгесе түгел. Бу безнең фикерләү, сөйләү, ярату ысулы, — ди ул.

iPhone-га туган телләрне өстәү ни өчен мөһим?

Бүгенге көндә урыс теленнән тыш башка милли терләрнең iOS системы өчен Apple-ның үзенең төймәсарлары юк. Активистлар һәм IT-белгечләре үзләре төймәсарлар ясый ала, әмма аларның булган ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерми, ди тел активистлары.

Туган телләр хәрефләрен өстәү нигә мөһим? Кужугет үз каналында өч мөһим сәбәп атый:

  • Иминлек һәм уңайлылык. Банк кушымталарында һәм Siri-да чит клавиатуралар томалана, ә транслит яки саннар хәбәр мәгънәсен боза.
  • Махсус мөмкинлекләр. Начар күрүчеләр һәм ишетүчеләр өчен програмнар бары тик Apple-ның үз төймәсары белән генә эшли.
  • Милли телләр киләчәге. Ӧ, Ӕ, лӏ кебек хәрефләрне бер басуда язып булмаганда, интернет текстлары үзгәрә – аларны ясалма акыл һәм машина тәрҗемәсе өчен файдалану авырлаша.

Бүгенге көндә iOS-та Русиянең төп телләре арасыннан тулысынча төймәсарлар бары чуаш теленә өчен генә каралган, ләкин анда да сүзлек тә, тавыш белән язу да юк. Калган 150дән артык телнең кулланучыларына ышанычсыз чит кушымталарга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Тел кулланучыларының фикере нинди?

Нәфисә, татар IT-белгече:

— Бүгенге көндә татар телендә язу өчен чит кушымталарны кулланырга туры килә. Кайвакыт татар хәрефләрен башка телләрнең символлары белән алыштырырга да мәҗбүрбез. Мәсәлән, мин татар телендә язу өчен күбесенчә казакъ төймәсарын кулланам. Бу уңайсыз, кайвакыт сүзләрнең мәгънәсен бозып җибәрә. Автотөзәтү дә татар теле өчен эшләми. Татар теле – Русиядә таралу буенча икенче тел. Татарча миллионлаган кеше сөйләшә. Безгә үз телебезне дигитал киңлектә саклап калу мөһим, — ди ул.

Айлана, тыва телендә сөйләшүче:

— Мин ике телдә - урыс һәм тыва телләрендә иркен сөйләшәм. Тыва теле – минем туган телем, гаиләм белән тыва телендә аралашабыз. Һәм хәзер без, бөтен заманча дөньяда кебек үк, мессенджер аша аралашабыз. Мин туганнарым белән тыва телендә iPhone аша элемтәгә керә алмыйм, чөнки тыва теле хәрефләре юк. Тыва төймәсарын өстәү безнең өчен бик мөһим. Тел яшәсә, мәдәният тә яши.

Apple нәрсә ди?

Тыва активисты белән беренче очрашуда Apple вәкилләре "ноль фазасы"н тәкъдим итте: урыс төймәсары нигезендә киңәйтелгән гомуми кирилл төймәсарын ясау. Бу техник киртәне юкка чыгарачак, ди алар. Аннан соң һәр тел өчен аерым сүзлек җыю һәм тавыш функцияләрен тоташтыру мөмкин булачак.

WWDC-2025 дип аталган Apple чарасында да уңай хәбәр яңгырады: Apple тай теле өчен яңа 24 төймәле тай клавиатурасын күрсәтте һәм яңа watchOS өчен "тагын 26 тел" вәгъдә итте. Шулай итеп, ширкәт телләр тәэмин ителешен киңәйтүгә әзерлеген күрсәтә.

Азатлык Радиосы бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Apple ширкәтенә рәсми мөрәҗәгать юллады. Җавап килүгә, без аны укучыларыбызга җиткерәчәкбез.

Алга таба

Кужугет һәм башка тел активистлары көзгә кадәр шундый план куя:

  1. CLDR репозиториясенә төймәсарлар схемалары һәм текст корпусын йөкләү.
  2. Прототипларны сынау өчен милли телләрдә сөйләшүчеләрнең эш төркемнәрен туплау.
  3. Unicode Consortium һәм Русия тел институтлары катнашында Apple белән икенче очрашу әзерләү.

Юл харитасы уңса, Русиянең асаба телләре өчен беренче систем төймәсарлар 2026 елда iOS 27-нең сынау режимында пәйда булырга мөмкин.

Дистәләрчә халык өчен бу җайланманың яңартуы гына түгел, ә дигитал дөньяда телдә иркен язарга, балаларны укытырга, мәдәниятне үстерергә киртәсез мөмкинлек булыр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG