Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Германиядә халыкара фестивальдә катнашты


Инде өченче ел рәттән әлеге фестивальдә татар мәдәниятен "Ханым" оешмасы тәкъдим итә.

Узган якшәмбе Германиянең Бад Науһейм шәһәр паркында 42 нче халыкара фестиваль узды. Фестивальгә килүчеләр Германиядә яшәүче төрле халык мәдәнияте, шул исәптән татарларның да ашлары, киемнәре һәм музыкасы белән танышты – инде өченче ел рәттән әлеге фестивальдә татар мәдәниятен "Ханым" оешмасы тәкъдим итә. Азатлык та әлеге фестивальдә булды.

Паркка керү өлешендә, баганаларның берсенә татар байрагы төшкән бюллетень эленгән, анда татарларның кем икәне язылган.

"Danke" auf Tatarisch? ("Рәхмәт" татарча ничек була? - нем.) – дип сорый яңа гына сөтле чәй сатып алган чираттагы бер кунак.
"Рехмет!" – дип чираттагы тапкыр елмаеп аңлата татар ризыклары стенды янында торган Магнус.

Магнус әфәнде татар ашлары сата
Магнус әфәнде татар ашлары сата

Магнус әфәнде – "Ханым" Европа хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутованың ире. Чәкчәк яки башка татар ризыклары сатып алучылар белән алманча да, татарча да сөйләшә. Гомумән, түбәтәй киеп куйган озын буйлы бу кешене татар дип уйлап, "алманчагыз бик яхшы икән!" дияргә була. Югыйсә, ул милләте белән дә алман, һөнәре дә милләтләр эше белән һич бәйләнмәгән, әмма "Ханым" оештырган татар чараларын калдырмый, калдырмау гына түгел, аларны оештыруда актив катнаша.

Гөлнур ханымның бар гаиләсе монда – яшүсмер Тукай да, кечкенә Рубин да татар кафесы тирәсендә кайнаша. Рубинда мәсәлән зур җаваплылык – ул акча тартмасын саклый. Чөнки ханымнар пешереп алып килгән милли ашларны фестиваль кунаклары һич ятсынып яки кыйбатсынып тормыйча сатып ала.

Түбәтәй киеп җибәргән тагын берничә ир-егет бар татар кафесы янында. Алары да алъяпкыч бәйләп куйган, кулларына бер киярлек бармакча кигән – халыкка чәкчәк, бәрәңге тәкәсе, пәрәмәч саталар. Барысы да – алман егетләре, алар оештыруда катнашучы ханымнарның ирләре яки кияүләре, татар ашларының тәмен дә, бәясен дә беләләр, кемдер үзе ике чүлмәк пылау пешереп алып килгән.

Сәүдә ноктасы өстендә татар байрагы күренә, табада кыстыбый кыза, самавырда чәй кайный, оештыручыларны сәламләргә килгән Германия татарлары өчен чәй өстәле гөр килә, Италиядән килгән татар блогеры Ислам Гомәров үзе чиккән сөлге һәм мендәр тышларын сата, фонда фестиваль сәхнәсенә чыгарга әзерләнүче уенчыларның барабан-кубыз тавышлары килә – күз алдыгызга милли базар килдеме? Биредә нәкъ шундый мохит кайный.

Күршеләрдә дә шундый к тормыш – уң кулда чәчәкле ак эшләпәләр кигән филиппин ханымнары үз ашларын тәкъдим итә, сулдагы өстәлдә – Эритрея салатлары, дөгеле-итле башка ашлары. Алардан да арырак – төрек, украин, француз, грек ашлары. Ягъни дөнья ашларыннан җаның ни тели, шуны татып карарга була.

Паркның икенче ягындагы түгәрәк сәхнәдә дә төрле мәдәниятләр күргәзмәсе: шакмаклы шотланд итәге кигән музыкант волынкада уйный, балалар ансамбле заманча биюләрне бии, тамашачылар исә сәхнә күренерлек күләгәле урыннар эзли, үз милләт җырлары яңгыраганда кушылып җырлый яки бии.

Гөлнур Даутова
Гөлнур Даутова

Җирле татарлар фестиваль өчен чәкчәк, кош теле, тавык итле бәлеш, ачы камырдан коймак, гөбәдия, бәрәңге тәкәсе, кош теле, урама, кыстыбый, пылау әзерләгән. Кара чәйнең – карлыган яфраклысы, мәтрүшкәле яки чабырлысы. Эссе көндә тансык куас та бар. Татар мәдәнияте белән якынрак танышырга теләүчеләргә татар календаре биреп җибәрәләр. Кайберәүләр "рәхмәт", "сау бул" дип әйтергә өйрәнеп китә.

"Төрки халыкларның уен коралларында башкорт-татар көйләре" дип алманча игълан итә алып баручы. Сәхнәдә – төрле илләрдән җыелган татар-башкорт музыкантлары. Башкорт кураенда – Эстониянең башкорт җәмгыяте вәкиле Илнур Хәйруллин, кубызда – Италиядә белем алучы татар егете Ислам Гомәров, дәфтә – Германиядән Гөлнур Даутова. Курай белән кубыз "Хан кызы", "Гөлнәзирә", "Бөрьян егетләре", "Әпипә"не уйный, музыкантлар җырчы Адилә Әхмәтованың "Әнисә"сенә кушыла, "Ай былбылым" җырын башкарганда Адилә инде үзе кулына укулеле ала. Сәхнә янына тартылган татарлардан берсе "Мин сезне яратам!" дип кычкыра. Европа үзәгендәге фестиваль мәйданы бер мизгелгә милләттәшләр мәҗлесенә әверелә.

Инде фестиваль тәмамланып, гөбәдияләр, кош телләре сатылып беткәч тә, сөтле чәй яки чәкчәк сорап килүчеләр чираты барлыкка килә.

Германиядәге фестивальләр форматының популярлыгы турында аерым әйтергә була, чөнки бу ил озак гасырлар буена формалашкан бай фестиваль традицияләре белән мәшһүр. Фестивальләр гадәтенең алман мәдәниятендәге тамырлары тирән һәм җәмгыять тормышындагы ролендә бик зур. Күбесенең тарихы урта гасыр традицияләреннән башлана. Монда һәр төбәкнең үзенчәлекле фестиваль традицияләре бар. Бавария бәйрәмнәре сыра культы һәм традицион альп музыкасы белән аерылып тора. Төньяк төбәкләр диңгез фестивальләре белән данлыклы. Рейн өлкәсе үзенең сатирик карнаваллары белән билгеле.

Германиядәге фестивальләр күңел ачу чарасы гына түгел, алар мәдәни традицияләрне саклауның мөһим механизмы буларак хезмәт итә. Алар тарихи хәтерне буыннан-буынга тапшыра, җирле үзенчәлекне һәм җирле җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыта. Һөнәр ярминкәләре традицион сәнгатьләрне яклый, ә музыкаль фестивальләр классик һәм заманча сәнгатьне алга этәрә. Бүгенге көндә яңа форматлар барлыкка килә: урам ашамлыклары фестивальләре, технологик күргәзмәләр, экологик ярминкәләр. Күп традицион бәйрәмнәр күпмилләтле җәмгыятькә җайлаша, башка мәдәният элементларын да кертә.

Фестиваль индустриясе алман икътисадында мөһим роль уйный, алар ел саен миллионлаган туристны җәлеп итә. Кечкенә шәһәрләрнең күбесе үзләренең традицион фестивальләреннән икътисади үсешнең чыганагы буларак файдалана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG